Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханә төне: китаплар һәм комикс-лаборатория, җанланган рәсемнәр, мастер-класслар (0+)

28 май көнне шәһәр Үзәк китапханәсе ел саен уздырылучы «Китапханә төне» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Шәһәрдәшләр һәм шәһәребез кунаклары өчен бай эчтәлекле программа тәкъдим ителде, монда һәркем үзе өчен кызыклы шөгыль таба һәм файдалы мәгълүмат ала алды.  

Акциянең программасы Китапханә төнен ачу тантанасы белән башланды. 

Аны дәвам итеп режиссер Запольская Екатеринаның Ольга Дрей юмористик пьесасы мотивлары буенча куелган «Онытылмас юлдашлар» миниспектакле күрсәтелде.

Әдәби-танып белү сәяхәте Китапханә төне кунакларын декоратив-гамәли сәнгать һәм халык иҗаты белән таныштырды. Сәяхәтнең төп геройлары – Ел фасыллары: Кыш, Яз, Җәй һәм Көз «Куянкай өе», «Теремкәй», «Шалкан», «Песи һәм Төлке» курчак спектакльләрен тәкъдим итте, уеннар һәм уенчыклар белән бәйле халык гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Барлык кунаклар халык уенчыгы дөньясына кечкенә генә сәяхәт кылды, китап күргәзмәсе аша аларның мәгънәләре, ул уенчыклар белән бәйле гаилә традицияләре турында белде. Спектакльләр арасында тәнәфесләр вакытында «Йөзек салыш», «Кыңгырау белән качышлы уены» кебек төрле халык уеннары уйнадылар.

Яшьләр өчен чын-чынлап сюрприз әзерләнгән иде - блогер Рәмис Гыйльметдинов белән фан-очрашу. Рәмис татар телендә «Дневник Татарина» («Татар көндәлеге») дигән блог алып бара, ул республикадан читтә дә шактый популярлык казанырга өлгерде. Көлкеле һәм тормышчан видеороликлар аңа 140 меңләп кешелек аудитория җыярга ярдәм итте. Блогер үз уңышының сере белән уртаклашты, ничек итеп популярлык казануы, тискәре фикерләргә карата җаваплары һәм аның бу эшенә туганнары һәм дусларының мөнәсәбәте турында сөйләде. Рәмис үз блогының үсеше турында сорауларга җавап бирде, шәхси һәм профессиональ тәҗрибәсе белән уртаклашты. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган блог алып баруны һөнәр дип санарга мөмкинме, бу юнәлешне киләчәктә нәрсә көтә кебек сорауларга җавап алды, социаль челтәрләрне үстерү һәм кызыклы, актуаль контент булдыруга кагылышлы лайфхакларны белде. 

Яшүсмерләр һәм яшьләр бу Китапханә төнендә үзләре өчен китапханәдә комикслар дөньясын ача алды. Популяр график әдәбият яшь йөрәкләрне үзенә җәлеп итә, һәм бу көнне укучылар өчен төрледән-төрле комикслар тәкъдим ителде!
Битараф булмаганнар өчен Россия һәм Америка Кушма Штатларының гына түгел, башка илләрнең дә беренче график басмалары турында сөйләүче комикслар тарихына экскурс узды. Бу көнне китапханәгә килгән күпләрнең яраткан һәм танылган комикслар һәм фильмнар персонажлары - Дарт Вейдердан башлап Сейлор Мунга кадәр укучыларда зур тәэсирләр калдырды. 
Язучы Анатолий Ухандеев һәм рәссам Элина Рататейкаларның комикс лабораториясендә врокшопның икенче көне узды, анда катнашучыларның комикс-эшләре белән таныштылар. Тәкъдим ителгән барлык эшләр кызыклы һәм үзенчәлекле булды, һәм яшь рәссамнар үзләренең булачак эшләрен камилләштреү буенча киңәшләр алды. 

Кече картиналар галереясында Түбән Кама рәссамы Айзиряк Мостафинаның шәхси күргәзмәсе ачылу тантанасы узды. Анда рәссамга хезмәттәшләре, иҗатын сөючеләрдән бик күп җылы, ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады. Вернисаж автор-башкаручылар Лариса һәм Андрей Даниловларның музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды. 

Мастер-класс кунакларны пластилин сәнгатенә алып кереп китте. Нәкъ менә шул техникада борынгыдан килгән рус мәдәниятен саклаучы халык уенчыгы матрешка ясалды.

Әдәби кичәдә Россия һәм ТР язучылар берлекләре әгъзасы, шагыйрь һәм туган якны өйрәнүче Мансур Сафинның «Мой Утыз Имяни//Минем Утыз Имәнием» дип аталган рус теленә тәрҗемәләр китабы тәкъдир ителде. Автор китапның язылу тарихы, тәрҗемәчелектә куланылучы ысуллар һәм формалар, XIX гасыр татар классик шагыйре Габдерәхим Утыз Имәнинең тормыш юлы һәм иҗаты, ХIХ-ХХ гасыр башында яшәп иҗат иткән башка шагыйрьләр турында (М.Укмаси, Акмулла, С.Рәмиев, З. Ярмәки, С.Сөнчәләй, Ш.Бабич һ.б.) сөйләде. 

Китапханә төнендә катнашучылар талантлы язучылар һәм шагыйрьләргә бай Латин Америкасы ярларына килеп чыга алды. Аларны үзенең латин америкасы удар уен коралларында уйнау буенча мастер-классы белән Капоэйра студиясе каршы алды, шулай ук сугыш сәнгате ысуллары белән уртаклашты. Китаплар күргәзмәсе исә танылган язучыларның тормыш юллары белән таныштырды һәм латин америкасы стилендәге киемнәрдә фотога төшәргә мөмкинлек бирде. 

Вакытларын күңелле итеп уздырырга теләүчеләр өчен JUST DANCE мәйданчыгы эшләде, кунаклар анда яраткан музыкаль треклары астында бию осталыгында ярышты. Үзара ярышып, катнашучылар баллар җыйды һәм иң яхшы биюче исемен яуларга тырышты!
Китапханә төне дәвамында шәһәр Үзәк китапханәсендә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен ачык уен мәйданчыгы эшләде. «Мавыктыргыч лабиринт» дип аталган өстәл уеннары буенча турнирда катнашучыларга Андрей Устюжанинның «Табышмак» исемле агачтан эшләнгән автор башваткычлары белән танышу мөмкинлеге тудырылды.   

Чарага килүчеләр «Мафия», «Монополия», «Агрополия», «Эволюция» кебек уеннарны яратып уйнады. Традицион «Шахматлар», «Шашкалар», «Домино» өстәл уеннары үзләре янында төрле буын вәкилләрен берләштерде. Яшь кунаклар «Уңышлар кроссворды», «Диңгез сугышы», «Каланча», «Яшь Свинтус», «Уно» мавыктыргыч уеннарында ярышты, пазллар җыйды.