Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Җиңү алып килгән яз (6+)

Онытырга ярамый торган бәйрәмнәр бар, аларны һәрчак истә тотарга, лаеклы итеп уздырырга һәм киләчәк буынга тапшыра килергә кирәк. Шундый вакыйгаларның берсе 9 май - Бөек Ватан сугышында Җиңү көне. Быел илебез Бөек Җиңүнең 77 еллыгын билгеләп үтә. Бу дата аерым бер мәгънәгә ия, һәм шунлыктан шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре оештырган «Җиңү алып килгән яз» дигән әдәби-музыкаль кичә катнашучылар күңелендә онытылмас эз калдырды. 

Сугыш чоры җырлары, бию номерлары һәм И.И.Фатыйхова һәм А.К.Габдуллина башкаруындагы шигырьләр катнашучыларны сокландырды, шул тарихи, әмма куркыныч заманнарга алып кереп китте. Күз яшьле бәйрәм чарасы бик зур тәэсирләр калдырды.