Ак калфакның табылган чагы...
23 нче ноябрьдә Туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлегендә китапханәчесе 2 нче гимназия укучылары өчен “Ак калфакның табылган чагы...” дип аталган очрашу уздырды. Биредә укучылар “Кем ул татар кызы?” дип аталган презентация карадылар, татар әдәби әсәрләрендәге хатын-кыз образлары турында сөйләштеләр. Шулай ук кызлар үзара татар хатын-кызының җәмгыятьтәге урыны турында кызыклы әңгәмә кордылар.