Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Леди Баг белән күңелле каникуллар (6+)

Язгы каникул көннәрендә шәһәр Үзәк китапханәсенең яшь китап сөючеләре Леди Баг белән бергә китапханәне явыз Бражниктан коткарды. Балаларга тылсымлы көч бирә ала торган гадәти булмаган артефактларны эзләргә кирәк булды. 

Моның өчен алар табышмаклар, ребуслар чиште, киштәләрдә китапларны тапты һәм Леди Баг сорауларына җавап бирде. Белемнәре һәм китаплар ярдәмендә балалар явыз көчләргәр каршы торды: Парижга Эйфель манарасын кире кайтарды, Леди Вай-Фай белән көрәште, Бражник иреккә чыгарган акумаларны тоттылар һәм, тискәре хис-кичерешләрдән котылу һәм бер-берләренә ярдәм итү өчен, «шатлык биюе»н башкардылар. Һәр үтәлгән бирем өчен балалар ярдәмче хәрефләр алды, һәм йомгаклау биремендә әлеге хәрефләрдән «КИТАП» сүзен җыйдылар. 

Укучылар китап - ул тылсымлы көч һәм белемнәр бирүче иң көчле артефакт, дигән нәтиҗә ясады!