Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Чаллылылар тоталь диктант язды (12+)

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы икенче тапкыр Тоталь диктантта катнашучыларны кабул итте. «Тоталь диктант» акциясе шәһәр Үзәк китапханәсе мәйданчыгында үтте. Китапханә системасы хезмәткәрләре белән бергә дистәләгән шәһәрдәшләр диктант язды. Россиянең дәүләт теле буенча үз белемнәрен 50дән артык кеше сынап карады. Белем акциясенең иң өлкән катнашучысына 83 яшь, ул - Ваганова Людмила Васильевна.

Бу юлы диктантның авторы итеп «Большая книга» премиясе лауреаты, язучы Марина Степнова сайланды. Ул Тоталь диктант өчен «Девятисотый» дип аталган текст язды. Безнең зонада аның «Гроза» дип аталган өченче өлеше язылды.   

Акциядә катнашучыларга диктант текстын үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайнуллина Венера Марсиловна укыды. 

Чаллылыларның диктантны ни дәрәҗәдә яхшы язуы берничә атнадан билгеле булачак.