Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Этнофестивальдә чаллылылар ташлардан декоратив панно ясый алды (6+)

«Гореф-гадәтләр һәм заманчалык» халык сәнгате этнофестиваленә килүчеләр, «Корылтай» хәрби-тарихи клубы әзерләгән тарихи реконструкцияне карап, Идел-Кама төбәге халыкларының урта гасырлардагы тормыш-көнкүреше белән таныша, шул чорларның материаль культура әйберләрен күрә алды.  

Арт-киңлектә рәссамнар төрле техникаларда декоратив-гамәли сәнгать темасына рәсемнәр ясады. Чарага килүчеләр бу процессны башыннан ахырына кадәр күзәтә алды. Шәһәребезнең халык осталары борынгы кәсепләр буенча мастер-класслар уздырды, декоратив ташлардан мозаик панно ясарга өйрәтте. «KitapФешен» сәнгатьчә фото бәйгесе әлеге төр иҗат сөючеләрне берләштерде. 

Фестиваль кысаларында рәссам Хәмит Латыйповның иҗади вернисажы тәкъдим ителде. Ул шулай ук агачтан кисү, графика, майлы буяулар белән рәсем ясау остасы буларак билгеле.

Аннан кала, чара кунаклары өстәл уеннары уйнады, мавыктыргыч формада халык кәсепләре төрләре белән танышты һәм бик теләп шигырьләр укыды, җырлар җырлады, такмаклар тыңлады.