Виктор Гладков истәлегенә багышланган әдәби кичә (18+)
Шәһәр Үзәк китапханәсендә Чаллы язучысы Виктор Гладковның «Торналарым минем...» исемле искә алу кичәсе узды. Чарага шагыйрьнең дуслары, аның иҗатын яратучылар, китапханә укучылары җыелды. Кичә барышында Виктор Петровичның дуслары - Владимир Скугорев, Сергей Камчадалов, Мансур Сафин, Вячеслав Крапивин әсәрләре, Елена Емалтынова башкаруындагы җырлар яңгырады. Бигрәк тә шагыйрьнең үз тавышын ишетү күңелгә ятышлы булды. Укучыларга китаплар һәм фотографияләр күргәзмәсе тәкъдим ителде. Бу кичәдә шагыйрь һәм кеше буларак Виктор Петрович Гладков турында бик күп җылы сүзләр һәм истәлекләр яңгырады.