Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Язучылар дөньясы (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музеенда Бөтендөнья язучы көне кысаларында «Язучылар дөньясы» дип исемләнгән экспозицияне ачу тантанасы узды.

Вернисажда Татарстан Республикасы Язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе язучыларының иҗат һәм хезмәт эшчәнлеге белән бәйле шәхси һәм көнкүреш әйберләре, язма кирәк-яраклары, фоторәсемнәр, документлар, сәнгать картиналары һ.б. тәкъдим ителде. Килүчеләрдә лампалар, кул сәгате, фронттан килгән хатлар күчермәләре, кубок, беренче кәрәзле телефон, әдәбиятчыларның шәхси документлары оригиналлары арасында туу турында таныклык, уку йортын тәмамлау дипломы, култамга белән китаплар аеруча зур кызыксыну уятты. Кунаклар бүләккә алып килгән әйберләренең тарихы белән уртаклашты.

Музей экспонатлары буларак, түбәндәге әйберләр яңа статус һәм яңа тормыш алачак, башка күргәзмәләр оештырганда файдаланылачак, төрле проектларда катнашачак. Күргәзмә үрнәкләре гамәлдәге экспозицияне төрлеләндерәчәк, музей эшчәнлеген, Чаллы төбәге язучылары тормышын һәм иҗатын популярлаштыруга ярдәм итәчәк.

Экспозиция 3 марттан 10 апрельгә кадәр эшләячәк.