Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Мәйдан» - халык журналы»

16 нчы ноябрьдә Туган якны өйрәнү һәм татар әдәбияты бүлегендә шәһәребездә басылып килүче “Мәйдан” журналына багышланган әдәби кичә узды. Биредә редактор һәм редакция коллективы, журналның даими укучыларыннан булган китапханәнең дуслары катнашты. Чараны оештырган китапханәче Галимҗанова Л.Г. катнашучыларга “Мәйдан”ның тарихы, редакторлары турында презентация күрсәтте. Шулай ук журналның соңгы елда дөнья күргән нормерларына күзәтү ясады, 2014 нче елдан аның җитәкчесе – шагыйрь Фидаил Мәҗитов булуын ассызыклады. Фидаил Мәҗитов исә “Мәйдан”да булган үзгәрешләр һәм киләчәккә планнары турында сөйләде.