Китапханәләрдә «Китапларны яратып бүләк итегез» акциясенә нәтиҗәләр ясалды (0+)
2022 елның 7 февраленнән 14 февраленә кадәр шәһәр китапханәләрендә Халыкара китаплар бүләк итү көненә багышланган «Китапларны яратып бүләк итегез» акциясе үтте.
Бу көннәрне теләге булган һәркем «китап бүләк итүче» була алды. Акциянең беренче көннәреннән үк безгә «Пегас» китап сату фирмасы кушылды (59 китап). Шулай ук акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнаша алды. Алар үзләренең яраткан китапларын, яңа укучыларын тапсын өчен, китапханәгә бүләк итеп алып килде. Бүләк ителгән китапларның тематикасы күптөрле: «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, кулинария буенча китаплар, рус классиклары басмалары, балалар әдәбияты. «ҮКС» МБУ фонды 420 данә китап белән тулыланды.