Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Данил Әхмәтшин: локаль һәм глобаль арасында (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә яшь рәссам Данил Әхмәтшин күргәзмәсе ачылды. Данилның заманча мәдәниятка үз концепциясе булган кыю карашы пластикта башкарылган эшләр серияләрендә, зур форматтагы ватманда акрил белән ясалган эшләрендә һәм арт-объектларында чагыла. Барлык эшләренең лейтмотивы – локаль, провинциаль һәм дөньяви, башкалалар мәдәниятен чагыштыру. 

Күргәзмә ретроспектив характерда. Иң беренче эшләре 2012 елда башкарылган, ә иң яңалары - 2021 елда ясалган экспрессив рәсемнәр сериясе. Экспозициянең зур өлешен пластик материалда ясалган эшләре алып тора: «Минем Тукай (2017) һәм «Шүрәлестан» (2019) иллюстрацияләр серияләре. Бу серияләрдә рәссамның туган каласы белән тыгыз бәйләнеше күренеп тора: аларда Чаллы колоритының күп кенә детальләре чагылыш таба. Д.Әхмәтшинның башка рәссамнарда очрамый торган шәһәребез өчен үзгә бер күренеш булган арт-объектлары зур кызыксыну уятты. 

Данил иҗади идеяләре, аларның мәгънәләре турында сөйләде, иҗат итүче һәм җәмгыять арасында үзара мөнәсәбәтләре, иҗат итү максатлары һәм үз илһам чыганаклары турында фикерләре белән уртаклашты.
Чаллының яшь шагыйрьләре Анатолий Ухандеев һәм Аркадий Хазанов үз шигъри әсәрләрен сәнгатьле итеп укыды, күргәзмә турында хис-кичерешләре белән уртаклашты.
Вернисажда катнашучылар заманча сәнгать турында бәхәсләште, бик күп уңай тәэсирләр алды һәм озак таралыша алмадылар.  
Рәссамның гадәттән тыш сәнгате турында күп кенә уңай фикерләр һәм әлеге чараны үткәргән өчен китапханәгә рәхмәт сүзләре яңгырады.

Чарадан видео сылтама буенча: https://библиотека-челны.рф/nashi-meropriyatiya/danil-ahmetshin-mezhdu-lokalnym-i-globalnym