Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханә Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» I халыкара музыкаль-шигъри фестивалендә катнашты (0+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең әдәбият тарихы музее хезмәткәрләре 2022 елның 29 гыйнварында Чаллының Орган залында узган Муса Җәлил исемендәге «Шагыйрь һәм Музыка» I халыкара музыкаль-шигъри фестивале вакытында М.Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә тәкъдим итте. 

Күчмә күргәзмәдә кунакларның игътибарын Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивыннан һәм Татарстанның Милли архивыннан алынган автобиография күчермәләре, кадрларны исәпкә алу кәгазе,  Муса Җәлилнең Совет язучылары берләшмәсенә керү өчен язган гаризасы, шулай ук каһарман-шагыйрьнең китапханә һәм әдәбият тарихы музее фондларындагы китаплары күргәзмәсе җәлеп итте. Шагыйрь көрәшкән сугыш урыннарында табылган уникаль экспонатлар һәм музей экспозициясен видео аша күрсәтү барлык катнашучыларда да зур кызыксыну уятты. 

М.Җәлилнең Казандагы музей-фатирыннан алып кайтылган «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен үз күзләре белән күрү чаллылылар өчен мөһим вакыйга булды бу көнне. Музей җитәкчесе Фәттахова Нәзирә Газиз кызы чарада катнашучыларга әлеге дәфтәрләрнең тарихын җентекләп сөйләде.  

Күргәзмә дәвамында фестиваль кунагы, Мәскәүнең Мигель Эрнандес исемендәге мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы, талантлы кыз Ульяна Федоринина М.Җәлилнең 10 шигыренең испан теленә тәрҗемәләре китабын тәкъдир итте һәм имзасын куеп әдәбият тарихы музеена да бүләк итте. 

Бөек татар шагыйренең үлмәс шигъри юллары кызыл җеп булып концертның буеннан-буена сузылып барды, классикларның әсәрләрен яңа мәгънә һәм төсмерләр белән баетты. Тантанада фестивальне оештыручы, каһарман-шагыйрьнең оныгы Татьяна Малышева һәм оныкчыгы Елизавета Малышева-Җәлил катнашты. Шигырьләрне Халыкара һәм төбәк бәйгеләре лауреатлары укыды.