Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Холокост башка кабатланмасын»: хәтер сәгате (18+)

19 гыйнварда шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Ышаныч» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре өчен, Халыкара Холокост корбаннарын искә алу һәм «Освенцим» концлагерен азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан, «Холокост башка кабатланмасын» дигән хәтер сәгате уздырды. Чара тематик презентация фонында үтте, катнашучылар анда нацистларның Польша, Белоруссия, Украина территорияләрендә булдырган концлагерьларында рәхимсез җинаятьләренең сирәк фотоларын күрә алды. Голландия кызы Анна Франк көндәлекләре, А. Кузнецовның «Бабий яр» китабы белән таныштылар. «Список Шиндлера» фильмы экраннарга чыкканнан соң танылу алган немец эшмәкәре Оскар Шиндлер, күренекле рус хирургы Г.Ф. Синяков һәм башка Икенче бөтендөнья сугышы елларында әсирләрне коткарган кешеләр турында ишеттеләр. Курку белмәс совет офицеры Александр Аронович Печерский җитәкчелегендә «Собибор» үлем лагереннан әсирләрнең батырларча качуы турында белделәр. «Собибор» һәм «Жизнь прекрасна» фильмнарыннан өзекләрне карау чараның эмоциональ кульминациясенә әйләнде.
Хәтер сәгате ахырында хезмәткәрләр игътибарына тәкъдим ителгән видеофильм бу көнне Израильдә ничек билгеләп үтүләрен күрергә һәм үзләренә дә фашист җинаятьчеләре кулы белән гаепсезгә һәлак булганнарны искә алырга мөмкинлек бирде.