Рәсемнәрдә көй-моң: Кандинский абстракцияләре (6+)
Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә Василий Кандинскийның юбилеена багышланган чара узды.
Балалар рәссамның берничә эше белән танышып, аны абстракциягә илткән юлны өйрәнде.
Әңгәмә, кызыклы сораулар, картиналарны озаклап карау нәтиҗәсендә һәм үз эмоциональ тәҗрибәләренә таянып, Кандинскийның абстракт эшләре аңлаешлырак була башлады һәм инде аптырашта калдырмады.
Чараның икенче өлешендә һәр катнашучы рәссам стилендә, аның «Квадраты с концентрическими кругами» картинасына охшатып, үз рәсемен ясап карады.