Александр Невский - кенәз, сугышчы, дипломат! (12+)
2021 елда бөек полководец Александр Невскийның тууына 800 ел тулды. Юбилей датасына шәһәр үзәк китапханәсенең белешмә-мәгълүмат бүлеге хезмәткәрләре «Александр Невский - кенәз, сугышчы, дипломат!» дигән мәгълүмат көне оештырды.
Мәгълүмати-белем бирү чарасы программасында - китапханә буйлап күзәтү экскурсиясе һәм Новгород кенәзе Александр Невскийның бөек батырлыклары, Россия тарихында рус гаскәрләре яулаган җиңүләрнең әһәмияте турында сөйләүче «Кылыч белән килгәннәр - кылыч астында калыр!» дигән патриотлык сәгате.
Китапханә кунаклары игътибарына шулай ук «Ышаныч һәм Ватан өчен батырлыклар» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим ителде. Ул бөек полководец турында фәнни-популяр һәм нәфис-тарихи әдәбият китаплары белән таныштырды. Чара азагында «Россиянең бөек исеме» виртуаль викторинасы үткәрелде, анда укучылар Александр Ярославловичның тормыш юлы һәм җиңүләре турында үз белемнәрен тикшерде.