Юбиляр шагыйрь Әнвәр Шәрипов белән онлайн очрашу (16+)
Шәһәр үзәк китапханәсендә галим һәм юбиляр шагыйрь Әнвәр Шәрипов белән онлайн очрашу узды. Чарада кунак буларак Яр Чаллы Язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин, шәһәребезнең күренекле җырчылары, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Илсөяр Зарипова һәм Дания Сибгатуллиналар катнашты.
Шәрипов Әнвәр Мәгъдәнур улы - әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы. Татар әдәбияты өлкәсенә кагылышлы монографияләр, йөзләгән фәнни мәкаләләр һәм методик күрсәтмәлекләр, «Кем идең син?» һәм «Тукта, мизгел!» шигъри җыентыклар авторы.
Очрашуның видеоязмасын библиотека-челны.рф сайтында карый аласыз.