Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Людмила Ткачукның иҗат кичәсе (18+)

26 сентябрь көнне шәһәр үзәк китапханәсендә композитор, бард, Чаллының танылган автор-башкаручысы, республика, шәһәр, төбәк иҗади җыр фестивальләре лауреаты, дипломанты Людмила Ткачукның бенефис кичәсе узды. Аның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә барышында «7-сольный» исемле яңа альбомы тәкъдим ителде, анда 42 җыр кертелгән.

Автор Ткачук башкаруында шәһәребезнең М.Сафин, Л. Тимофеева, С. Летяга, Р. Гайсин кебек  шагыйрьләре шигырьләренә язылган җырлар һәм романслар яңгырады. 

Чаллы солистлары Флера Талипова, Федор Кузнецов, Александр Тарасовларның чыгышлары Людмила һәм тамашачылар өчен бүләк булып яңгырады. «Романтик» ансамбле бәйрәм кунакларын матур биюләре белән шатландырды. 

Кичә барышында юбилярның иҗаты турында җылы фикерләр яңгырады һәм җирле шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләрен укыды. Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте рәисе А.В. Челноков Л.А.Ткачукка медаль һәм Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең атказанган хезмәткәре дигән таныклык тапшырды. 

Людмила Алексеевнаны яңа җырлар иҗат итүгә һәм авторлык кичәләре уздыруга илһамландыручы туганнары һәм якыннары иң изге теләкләрен җиткерде. 
Бәйрәм кичәсе бер сулышта, бик җылы рухта үтте, ә Людмила Ткачук үзенең дәртле җырлары һәм үзәкөзгеч башкаруы белән чарага килүчеләрнең күңелен яулады.