Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә «Канатлар» күргәзмәсе ачылды (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Айгөл Никитинаның шәхси сәнгать күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә аның рәсемнәре тәкъдим ителде: фантазияле композицияләр, натюрмортлар, абстракцияләр. Эшләрдә рәссамның дөньяны чынбарлыктагыча сурәтләве белән әкияти күзаллавы үрелеп бара. Күргәзмә кунаклары рәссамның иҗаты белән танышты, ул бик теләп тамашачылар белән аралашты, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, үзенең киләчәккә планнары белән уртаклашты. 

«Энергетик» мәдәният сараеның «Замана» ансамбле артисты Зәбир Хәлимов һәм бард Равил Сәфиуллин башкаруындагы җырлар музыкаль бүләк буларак яңгырады.

Күргәзмә ❗9 августка кадәр эшләячәк, теләге булган һәркемне көтеп калабыз. 
Керү ирекле.
Белешмәләр өчен телефон: 70-02-26