Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Балалар өчен җәйге күңел ачу уеннары (6+)

Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Бал корты Майя белән гадәти булмаган сәяхәт» әдәби-күңел ачу программасы уздырды.

Майя һәм чикерткә малае Филипп белән бергә балалар дустанә рәвештә чәчәкләр турында табышмаклар чиште. «Бал корты», «Төз укчы», «Туп белән эстафета» кебек хәрәкәтчән уеннар бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар флешмобта биеде, «Хайваннар дөньясында» викторинасы сорауларына җавап бирде, ә чара азагында бик теләп Майя белән бергә «Елмаюдан» («От улыбки») җырын җырлады. Сәяхәт бик мавыктыргыч узды һәм файдалы мәгълүматка бай булды.