Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Моңлы бер җыр

28 октябрь 14.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсендә “Моңлы бер җыр” исеме астында, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Мирһади Разовның иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә булды.

Кичәдә шәһәребезнең танылган җырчылары Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Дания Сибгатуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Заһир Насыйбуллиннар тарафыннан шагыйрь сүзләренә язылган җырлар  яңгырады. Шулай ук 90 нче санлы балалар бакчасы тәрбияләнүче балалар авторның шигырьләрен (“Диңгезче булам”, “Батыр буласым килә”, “Кәләпүшем”) башкардылар.

Шагыйрь тамашачыларга рәхмәтен әйтеп, үзенең яңа шигырьләрен укыды.