“Әкиятләр илендә”
28 октябрьдә шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән бәйгедә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны тантаналы рәвештә бүләкләүләр булды. Әлеге конкурс татар халык әкиятләре буенча уздырылды. Бәйгегә барысы 120 дән артык мәктәп укучысы һәм мәктәпкәче яшьтәге балалар катнашты. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.