Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә «Дөньяви риваятьләр һәм әкиятләр» сәнгать күргәзмәсе ачылды (6+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә Ирина Патрикеева һәм Лилия Хаҗиеваларның иҗат әсәрләре күргәзмәсе ачылды. 

Талантлы рәссамнарга теләктәшлек белдереп, аларның мөгаллимнәре, дуслары һәм якыннары килде. Кызлар бик теләп тамашачылар белән аралашты, үзләренең иҗатлары, рәсемнәренең туу тарихы турында сөйләде. 

Музыкаль бизәк булып чарада кельт мотивлары яңгырады.   
Күргәзмә 26 майга кадәр дәвам итәчәк. Теләге булган һәркемне күргәзмәдә көтеп калабыз.