Китапханәдә «Язгы аһәңнәр» күргәзмәсе ачылды (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсенең сәнгать бүлегендә рәссам-укытучы Елена Одинцова һәм аның «Акчарлак» рәсем студиясе шәкертләренең күргәзмәсе ачылды.
Рәссам күргәзмәгә үзенең гобелен техникасындагы эшләрен, сәнгать студиясенә йөрүче балалар исә беренче рәсемнәрен тәкъдим итте. Укучыларның әти-әниләре, балаларын матурлыкны күрә белергә өйрәтүе һәм үз-үзләрен күрсәтергә, сәләтләрен ачарга мөмкинлек бирүе өчен, Елена Иннокентьевнага рәхмәт белдерде.
2 нче санлы Балалар музыка мәктәбе укучысы Вәлиәхмәтова Әминә, рус һәм татар халык җырларын башкарып, фортепианода уйнап, вернисажны тагын да бизәде.
Теләге булган һәркемне күргәзмәгә чакырабыз.