Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Ветеран» клубында очрашу кичәсе (18+)

«Көлү - гөнаһ түгел!» - «Ветеран» клубында узган кичә шулай дип аталды һәм чарага килүчеләр бу сүзләр белән килеште. 

Уен-көлкенең кәефне генә түгел, сәламәтлекне дә яхшыртуын табиблар күптән исбатлады инде. Галимнәр белдерүенчә, бер минут көлү гомерне 15 минутка озынайта. Чарада катнашучы ветераннар да үзләренең һәм башкаларның кәфеләрен яхшыртырга тырышты. Кичә дәвамында сәхнәдә мәзәкләр, шаяртулар, күңелле шигырьләр, шаян җырлар яңгырады. Такмаклар бәйгесе бик күңелле узды. Шулай ук тамашачылар өчен Нина Нестеровна Древаль һәм Алия Габдуллина җырлар башкарды. Уртак көч куеп, клублылар юмористик стенгазета әзерләде. 

Чара азагында катнашучылар, «Фитиль» киножурналын карап, яшьлекләрен искә төшерде.