«Кызыклы китапханә архитектурасы» мастер-классы. Дизайн-проектның өченче көне (6+)
«Киләчәк китапханәсе. Китапханә киңлеген бизәү, идеяләр һәм аларны тормышка ашыру» дизайн-проектының өченче көнендә шәһәр үзәк китапханәсендә «Кызыклы китапханә архитектурасы» мастер-классы үтте.
Балалар берничә командага бүленеп, дизайнер Дарья Янукович белән берлектә, катыргыдан архитектур объектлар уйлап тапты. Төсле кәгазьләр, акрил буяулар, төсле карандашлар кулланып, төрле стильләрдә киләчәк китапханәсен ясадылар.
Мастер-класс бик күңелле узды, балалар әлеге биремгә бик җаваплы карады, иҗади эшләр кызыклы һәм креатив килеп чыкты.
Дәвамы бар, рәхим итегез!