Рәссамнарны күргәзмә ачылу белән тәбрикләргә сәнгать сөючеләр, дуслары һәм хезмәттәшләре килде (6+)
Шәһәр үзәк китапханәсендә Александр һәм Алексей Чёрныйларның күргәзмәсе ачылды.
Рәссамнар рәсемнәрен төрле стильләрдә тәкъдим итте: Александр (ата) чынбарлык пейзажларын сурәтли, ә Алексей (ул) абстракт композицияләргә өстенлек бирә. Рәссамнар үз иҗатлары турында сөйләде, осталык серләре белән уртаклашты.
1 нче Балалар музыка мәктәбе укытучылары Диана Суходольская һәм Елена Емалтыновалар чыгышы очрашуның бер бизәге булды. Ә яшь музыкант Иван Кокоркин тамашачыларга флейтада башкарылган композиция бүләк итте.
Экспозиция 16 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!