Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәләрдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы «Китап укучы шәһәр» фестивале белән ачылды (0+)

18 мартта Үзәк китапханәдә Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгын ачу тантанасы узды. Фойеда китапханәгә килүчеләрне китаплардан әзерләнгән инсталляция каршы алды һәм үзенә җәлеп итте, бу көнне теләгән һәркем аның янында фотога төшә алды.   
Балалар китабы атналыгын «Китап укучы шәһәр» фестивале ачып җибәрде. Әкият геройлары катнашындагы театральләштерелгән программа китапханә кунакларын җанландырды. Балаларның матур сәнгатьчә чыгышлары һәм театральләштерелгән тамаша барышында тамашачыларның интерактив уеннарда катнашуы кабатланмас могҗиза һәм тылсым атмосферасы булдырды.

Сәгать 12.00дән мәйданчыклар үз эшен башлады, шуларның берсендә иң нәниләр «Әбием әкиятләре» курчак театрын карый алды. Өлкән сыйныф укучылары һәм студентлар Антон Чехов иҗаты буенча әдәби онлайн дуэльдә көч сынашты. Очрашу Чаллы һәм Зәй шәһәрләре укучылары арасында Zoom платформасында узды.  

«Китап – кешелекне тудыручы» дигән чарада урта мәктәп яшендәге балалар китап тарихына сәяхәт кылды. «Язучының юбилее – укучы өчен бәйрәм» танып белү-күңел ачу программасы балаларны Агния Барто иҗаты белән таныштырды.
Джойс әкиятләренә ияреп ясалган «Үз кулларың белән төшләр тозагы» мастер-классына  мәктәп укучылары гына түгел, өлкәнрәк яшьтәгеләр дә килде. 
Шагыйрә Эльмира Җәлилова белән очрашу яшьләр өчен бик кызыклы үтте.
Ә Шерлок Холмс өчен Мориарти квесты өлкән сыйныфлыларны гаҗәпкә калдырды, чөнки ул балалар өчен гадәти булмаган форматта үтте һәм уйланырга, логик биремнәр үтәргә мәҗбүр итте. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фестивальне уздыруда шәһәребезнең Көмеш волонтерлары катнашты, алар киенү бүлмәсендә нәниләргә булышты, кунакларны китапханәнең чаралар бүлекләренә озатты.

Балалар һәм яшүсмерләр атналыгы Чаллыда старт алды һәм укучыларны атна дәвамында төрле чаралар һәм бәйрәмнәр белән шатландырып торачак.