Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Достоевский иҗатына багышланган мәгълүмат чарасы (12+)

Үзәк китапханәдә югары сыйныф укучылары өчен «Достоевский – Россия хәзинәсе» дигән мәгълүмат көне узачак. Чара язучының тууына 200 ел булуга багышланды. 
Мәгълүмат көне кысаларында түбәндәге чаралар үткәреләчәк: «Бөек фикер иясе, даһи язучы» видеолекториесе, «Достоевский Петербургы Чаллы рәссамы В.Р. Семыкин иҗатында» дигән электрон күргәзмәгә күзәтү, «Ф. М. Достоевский: таныш һәм таныш түгел» интеллектуаль викторинасы. Кунаклар игътибарына «Бөек исемнәр рәтендә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. 
Чара барышында анда катнашучылар язучыны үзләре өчен яңа яктан беләчәк, Достоевский шәхесенә карата дөньякүләм кызыксыну һәм аның китапларының бүгенге көндә дә актуаль калу серләрен ачачак.