Моңлы романс тавышы (18+)
Шәһәр Үзәк китапханәсендә «Ветеран» клубы кысаларында «Моңлы романс тавышы» дигән матур кичә үтте. Алия Габдуллина, Людмила Леонтьева, Нина Нестеровна Древаль, Людмила Васильевна Вагановалар башкаруында «Не тверди», «Отцвели уж давно хризантемы в саду», «А напоследок я скажу», «Очи черные», «Ямщик не гони лошадей», «Белой акации гроздья душистые», «Кышкы романс» кебек берсеннән-берсе моңлы романслар яңгырады.