Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Халыкларны берләштерүче фестиваль (6+)

18 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Чаллы – дуслар каласы» төбәк халыкларының милли мәдәнияте һәм әдәбиятын чагылдыручы китапханә фестивале узды.
Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә оештырылган фестивальдә төрле милләт вәкилләре очрашты. 

Әлеге вакыйгада татар, башкорт, чуваш, мари, әрмән, немец, керәшен, азәрбайҗан милләтләре вәкилләре, өстәмә белем бирү укытучылары, урта мәктәп укучылары, студентлар һәм шәһәрдәшләр катнашты. Зур бәйрәмне ачу тантанасында милли оешма солистлары һәм шәһәрнең иҗади төркемнәре үзләренең дәртле биюләре һәм җырлары белән күңелләрне яулады.  

Фестивальдә мавыктыргыч һәм танып белү мәйданчыклары эшләде. «Әдәби кунакханә» мәйданчыгында Чаллы язучыларының «Туган як язучылары» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Шагыйрә, автор-башкаручы, Россия һәм Татарстан язучылары берлекләре әгъзасы Ольга Кузьмичева-Дробышевская белән онытылмас очрашу узды. Шигърият сөючеләр үзләренең яраткан шигырьләрен укый алды.
«Кул тудырган могҗизалар» мәйданчыгы фестиваль кунакларын декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмә-ярминкәсенә җыйды һәм барлык катнашучыларга «Халык бизәкләре», «Халык курчагы» мастер-классларында үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде. Шунда ук халык һөнәрчелеге һәм кәсепләренә багышланган «Дуслык күпере» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. 
«Уйнап ачыла күңел» мәйданчыгында теләге булганнар халык уеннары һәм күңел ачуларда катнашты. «Терендез: вакытлар чигендә ялкынлы бәйрәм» мәйданчыгында кунаклар халыкларның тормыш-көнкүреш тарихына сәяхәт кылды.
«Халыклар дуслыгы – әдәбиятлар дуслыгы» мәйданчыгында Кама буе әдәбияты белән танышу экскурс формасында үтте. Катнашучыларга уен-викторина тәкъдим ителде, алар энциклопедияләр, сүзлекләр һәм белешмәлекләр ярдәмендә мәдәни-тарихи гореф-гадәтләр буенча үз белемнәрен күрсәтте.
Китапханәнең фойесында урнашкан милли ризыклар, автор эшләре, декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләре күргәзмәләре дә үз тамашачысын тапты. 

#библиотекичелнов#фолкурок#традициившколу#этноперемена#культурачелнов#культурныечелны