Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Чаллыда каһарман шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар (6+)

15 февраль, Муса Җәлилнең туган көнендә, бөек татар шагыйренең исемен йөрткән скверда «Без җиңү белән өйгә кайткач...» дип исемләнгән искә алу чарасы узды. 

Очрашуда шәһәрнең Башкарма комитеты, мәгариф һәм мәдәният идарәсе вәкилләре, язучылар, китапханә хезмәткәрләре һәм эшчеләре, мәктәп укучылары һәм шәһәр җәмәгатьчелеге катнашты.  Чараны Комсомол районы администрациясе башлыгы урынбасары Эльвира Гафур кызы Вәлиева ачып җибәрде. Җыелучыларны шәһәрнең Башкарма комитет мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Нияз улы Хуҗин сәламләде.

Чаллы язучылар оешмасы рәисе Факил Сафин Муса Җәлилнең шагыйрь буларак та, шәхес буларак та үзенчәлеген билгеләп үтте. Бу көнне язучылар Айрат Суфиянов, Рәкит Аллабирде, Лилия Гыйбадуллиналар башкаруында каһарман-шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. 
Чаллылылар Муса Җәлилне бер минутлык тынлык белән искә алды һәм аның һәйкәленә чәчәкләр салды.