Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Дулкынландыргыч романс авазы ветераннарның йөрәген яулады (18+)

Җыр сәнгатенең иң дулкынландыргыч жанрларының берсе бу юлы хезмәт ветераннары пансионатында яңгырады. Шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре ял итүчеләр өчен «Романсның гаҗәеп яңгырашы» дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде.  

Китапханәче чыгышыннан катнашучылар әлеге жанрның килеп чыгу тарихы белән танышты, А. Вертинский, В. Козин, Н. Сличенко, В. Пономарёв кебек иң танылган романс башкаручыларны искә төшерделәр. Аларның башкару осталыгын аудиоязмада ишеттеләр. Алия Габдуллина тамашачыларга «Белой акации гроздья душистые», «А на последок я скажу», «Кышкы романс» романсларын бүләк итте. 

Кичә рухи кичерешләргә һәм хисләргә бай булды.