Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

“Шәмаилләрнең нуры бар...”

15 нче октябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсенең Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә татар һәм ислам сәнгатенә багышланган түгәрәк өстәл булды. Биредә Гали Акыш исемендәге 84 нче номерлы лицейның журналистика түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар, 15 нче номерлы балалар иҗат йортында тәрбияләнүчеләр катнашты. Әлеге чара “Һәдия” кызыклы очрашулар клубы кысаларында чираттагы тапкыр оештырылды.

Түгәрәк өстәлнең төп кунагы – Россия һәм Татарстан рәссамнар берлекләре әгъзасы, танылган рәссам, шәһәребезнең профессиональ шәмаилчесе  Зөлфия Мөхәммәтдинова булды.

Очрашу барышында “Шәмаилнең озын тарихы”, “Зөлфия Мөхәммәтдинова иҗатында – шәмаилләр” исемле презентацияләр күрсәтелде. “Кем шәмаил таный?” исемле виртуаль уен уйнатылды.

Зөлфия Мөхәммәтдиновадан шәмаил һәм тугралар ясау буенча үткәрелгән мастер-класс – чараның иң кызыклы өлешенә әйләнде. Биредә шәмаилче катанушчылар каршында берничә шәмалнең эскизын ясап күрсәтте. Катнашучылар үзләре дә шәмаил ясауда куллана торган махсус каләмнәр белән шәмаилләр ясап карадылар.

Түгәрәк өстәл белән беррәттән “Шәмаил – йортның күркәм көзгесе” дип аталаган китап күргәзмәсе эшләде. Зөлфия Мөхәммәтдинованың шәмаилләре, тугралары да аерым күргәзмәләр булып катаншучылар хозурына тәкъдим ителде.