Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә кунакта – легендар шәхес Әлфия Айдарская (12+)

29 декабрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә танылган шәхес, профессиональ балерина – бөек композитор һәм җырчы Сара Садыйкова белән актер һәм режиссер Газиз Айдарскиның кызы  –  Әлфия Газиз кызы Айдарская белән очрашу үтте.

Иҗади очрашу барышында Әлфия Газиз кызы китапханәгә 2020 елда дөнья күргән һәм Сара Садыйковага багышланган «На пути к вечности…» китабын бүләк итте. Китапның төзүчесе дә, материалларны туплап чыгаручысы да Әлфия Айдарская. Җыентык күренекле шәхескә багышланган мәкаләләр, шигырьләр, истәлекле фотосурәтләргә бик бай. Ул үзенең саллы, күләмле булуы белән дә бик сокландыра. Автор китапның язылу тарихы белән таныштырды, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.  
Әлфия ханымнан әле дә илһам, иҗат ялкыны сибелеп тора. Ул татар музыкаль бәйге һәм фестивальләрендә актив катнаша, Газиз Айдарски һәм Сара Садыйкова музейларына җитәкчелек итә. 
Дустанә рухта узган әлеге истәлекле очрашу укучылар күңелендә онытылмас мизгел булып сакланып калыр, дип ышанабыз.