Казанда «Минем тарих – минем Татарстан!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр (12+)
2020 елның 10 декабрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган «Минем тарих – минем Татарстан!» Бөтенроссия иҗади эшләр бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы үтте. Бәйгенең оештыручылары: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм «Республика традицион мәдәниятен үстерү үзәге».
Бәйге җиңүчеләре арасында безнең хезмәттәшләр дә бар:
Шәһәр Үзәк китапханәсенең Белешмә-мәгълүмат бүлеге мөдире Фәхруллина Гөлүсә Мансур кызы «Көчле коллективта – безнең киләчәгебез» номинациясендә II дәрәҗә җиңүче булды.
17 нче санлы китапханә хезмәткәре Сираҗетдинова Ландыш Рәфкать кызы «Минем гаиләм» номинациясендә III дәрәҗә җиңүче дип танылды.
Бәйге җиңүчеләренең эшләре «Моя история – Мой Татарстан!» басмасында дөнья күрәчәк.
Әлеге лаеклы бүләкләргә ия булган хезмәттәшләребезне тәбрик итәбез!