Шигърият сөючеләр шагыйрь белән онлайн очрашты (12+)
Чаллы язучысы, журналист, Журналистлар берлеге, ТР Язучылар берлеге әгъзасы, 500дән артык җыр авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Мирһади Разов укучылар белән онлайн режимда очрашты.
Кичәдә аның каләмдәшләре – шагыйрьләр Факил Сафин, Рәшит Бәшәр катнашты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре, җырчылар Дания Нигъмәтҗанова-Сибгатуллина, Заһир Насыйбуллин башкаруында шагыйрь шигырьләренә язылган җырлар яңгырады.
Шигъри очрашу җылы һәм күтәренке рухта узды.