Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты җиңүчеләрен бүләкләү. (6+)

«Укучының мәдәни көндәлеге» республика мәдәни-белем бирү проектына нәтиҗәләр ясалды. Уздыру нәтиҗәләре буенча 2019-2020 уку елында Татарстан Республикасында «Иң яхшы укучының мәдәни көндәлеге» номинациясендә 216 җиңүче һәм «Иң мәдәни ата-ана» номинациясендә 53 әти-әни билгеләнде. Алар арасында 12 укучы һәм 3 ата-ана Чаллы шәһәреннән. 

Килеп чыккан санитар-эпидемиологик хәл аркасында, Казан шәһәрендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булмый.
2020 елның 21 октябре көнне 13.00 сәгатьтә проект җиңүчеләрен бүләкләү чарасы Чаллы шәһәре, Ямашев бульвары, 4/14А йорты адресы буенча шәһәр Үзәк китапханәсендә узачак. 

Белешмәләр өчен телефон: 70-02-29.
Битлекләр булу мәҗбүри.