Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханә Республика һәм шәһәр көнен бәйрәм итүдә катнашты (0+)

Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы Татарстан Республикасы көне һәм Шәһәр көненә багышланган Гомумшәһәр бәйрәмендә актив катнашты. Габдулла Тукай исемендәге Яр буенда узган «Туган ягым, чәчәк ат!» концерт-күңел ачу программасы кысаларында, китапханә хезмәткәрләре «Мой город – белый парус Татарстана» // «Данлы илем минем Татарстан» туган якны өйрәнү китап күргәзмәсе һәм «Милли калейдоскоп» мастер-классы оештырды. 

Чаллылылар бик теләп Татарстан Республикасы һәм Чаллы шәһәренең табигый байлыклары, икътисади үсеше, мәдәни мирасы, тарих битләре һәм хәзерге тормышын чагылдыручы китаплар, төсле альбомнар белән танышты. 

Бәйрәм кунакларын аеруча «Китапханә» китап инсталляциясе үзенә тартты. Аның фонында теләге булган һәркем фотога төшә алды. Татар милли орнаменты белән декоратив тәлинкәне бизәү буенча «Милли калейдоскоп» мастер-классында балалар китапханәчеләр җитәкчелегендә кабатланмас һәм кызыклы композицияләр тудырды. 

Тәлинкәләрне бизәү өчен «яшь осталар» төсле кәгазьдән кисеп ясалган әзер милли орнаментларны кулланды. Мастер-класста катнашучы һәр кеше яхшы кәеф һәм Республикабызның милли колоритын чагылдыручы сувенир белән кайтып китте.