Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәләр «Минем әләмем, минем тарихым» Бөтенроссия акциясенә кушылды (0+)

Чаллы  китапханәләре барлык РФ субъектлары территориясендә online форматта уздырылучы «Минем әләмем, минем тарихым» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Акция Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көненә багышланган һәм онлайн-флешмоб формасында уза. Әлеге вакыйга уңаеннан китапханәчеләр ВКонтакте социаль челтәрендәге «Большая перемена» төркемендәге берничә чарага кушылды. 

Россия Дәүләт әләме көне алдыннан китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләр белән берлектә «Алга, Россия!» флешмобы оештырды, «Минем әләмем» мастер-классы уздырды. 

Әләмнең тарихы буенча белемнәрен сынап карадылар. Онлайн форматта рәсми төркемдә «Россия әләме тарихы» КВИЗ-викторинасын үттеләр. Дәүләт әләменең мәгънәсе, тарихы белән бәйле 10 интеллектуаль сорауга җавап бирделәр. 

Россия әләме белән төшкән фото һәм үз тормышларыннан Россия әләмен күтәрүгә бәйле истә калырлык хәлләр турында язманы бастырып чыгардылар. Язмаларны социаль челтәрләрдә #МойФлагМояИстория#ДеньФлага хэштеглары белән урнаштырдылар.

Әләм төсләрен кулланып десерт әзерләделәр һәм «Татлы тарих» челленджы кысаларында аның фотосын бастырып чыгардылар. Фоторәсемнәрне төркемнең бәйге турындагы төп язмасы астындагы фикерләргә урнаштырдылар.

Шулай ук китапханәчеләр һәм укучылар «Ватаным төсләре» фоточелленджына кушылып, фотолардан төзелгән коллажны социаль челтәрләргә урнаштырдылар. 

Флешмобта катнашучылар #СладкаяИстория,#БольшаяПеремена, #ЦветаМоейРодины,#БольшаяПеремена рәсми хэштегларын күрсәтеп, үзләренең туганнарына, дусларына эстафетаны тапшырды.