Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Шәһәр китапханәләре фондлары яңа китаплар белән тулыландырылды

24 июль көнне шәһәребезнең Җиңү паркында узган тантаналы чара барышында Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабы басмалары белән тәэмин ителде. Китапларны Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Габдрахманова Гөлнара Зәкәрия кызы тапшырды.

Әлеге тантаналы чарага шәһәр Үзәк китапханәсе тарафыннан «Бөек халыкның бөек җиңүе» дип исемләнгән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде.

Иллюстрацияләр белән бизәлгән «Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен! 1941-1945» китабы Татар АССРы тыл хезмәтчәннәре тормышының тарихи фактларга, архив документлары һәм фотоматериалларга, шаһитлар күрсәтмәләренә нигезләнгән хроникасын үз эченә ала. Ул Татарстанның архив эше буенча Дәүләт комитеты тарафыннан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР оешуның 100 еллыгы уңаеннан нәшер ителде.

Басмада республика халкының Бөек Җиңүгә керткән саллы өлеше турында бай тарихи материал тупланган. Анда, күбесе беренче тапкыр фәнни әйләнешкә кертелгән киң даирә чыганаклар нигезендә, сугыш чоры Татар АССРында барган тарихи процессларга анализ ясалган.