«Библиотөн – 2020» тәүге тапкыр онлайн-форматта узды (6+)
25 апрель көнне 18:00 сәгатьтән 23:00 сәгатькә кадәр Чаллының Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы «Библиотөн – 2020» бөтенроссия социаль-мәдәни акциясенә кушылды. Акция кысаларында, «Сугыш чорында хатын-кыз язмышлары» онлайн-марафонында укучыларыбыз татар һәм рус телләрендә Бөек Ватан сугышы фронтларында һәм тылда хатын-кызлар күрсәткән батырлыкларга багышланган әсәрләрдән өзекләрне яки шигырьләрне укыды.
Катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәбез #75словПобеды
#увойнынеженскоелицо#победа#объединениямэрхэмэт#БиблиотекиЧелнов #КультурныеЧелны#КультураРФ #Библионочь #Библионочь2020