Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәдә чираттагы F4 фантастика фестивале узды (0+)

15 март көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Тәхет һәм Ватан сагында» дип исемләнгән XI F4 фантастика фестивале үтте. Әлеге фестиваль 2019 елда Петраэдр премиясе лауреаты булган иде.

Янәдән китапханәгә кечесеннән олысына чаклы фантастика сөюче укучылар җыелды. 

Китапханәгә керүгә кунакларны сугыш фантастикасы жанрында китап күргәзмәсе каршы алды.

Укучыларның йөрәген яулап алган матур төсләргә бай һәм күркәм ачылу тантанасыннан соң, фантастика сөючеләр төрле фантастик порталларга таралышты. Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә укучыларны Йолдызлар сугышын сөючеләрнең фан-зонасы көтте. Анда Star Fans Tatarstan клубы вәкилләре белән аралашырга мөмкинлек тудырылды. Шулай ук монда теләге булган һәр кеше өстәл уеннарында уйный алды.

Сәнгать-графика порталында фестиваль кунаклары Әмирова Натальяның кәгазь пластикасы һәм  «Зентангл» техникасында рәсем ясау буенча мастер-классларында бик теләп катнашты. Шунда ук Чаллы рәссамнарының «Хыял дулкынында» дигән рәсем күргәзмәсе эшләде.

Әдәби порталда әдәбият сөючеләр җыелды. Анда язучы-фантаст Александр О’Санчес белән очрашу үтте. Автор белән әдәбият, фантастика жанрлары, рус иҗаты һәм башкалар турында җанлы әңгәмә барды.

Көрәш сәнгатенең матур һәм гаҗәеп латин америкасыннан килгән бер төре белән чарага килүчеләр Капоэйра порталында танышты. Капоэйра клубы вәкилләре үзләренең клублары белән таныштырды, балалар өчен мавыктыргыч уеннар үткәрде.

«Акыллышоу» мобиль планератиесына килүчеләр дә шактый булды. Монда астрономия сөючеләр өчен «Барыбыз да чит планетадан» дигән фильм күрсәтелде.

Кичә азагында фестиваль кысаларында уздырылган өч бәйге нәтиҗәләре буенча бүләкләү тантанасы узды. «Җиһан сакчылары – чын батырлар дәвере» әдәби бәйгесенең җиңүчеләре булып 17 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр яшь төркемендә Павел Мосин (Калуга шәһәре) – 3 нче урын, Виктория Черкасова (Кумертау шәһәре) – 2 нче урын һәм Анжелика Ярмонтович – 1 нче урын (Беларусь республикасының Гродно шәһәре) танылды. 16 яшькәчә төркемдә Артур Мортазин (Әлмәт шәһәре) – 3 нче урын, Анна һәм Арпине Авдолян (Чаллы шәһәре) – 2 нче урын һәми Илья Комягин (Яшел Үзән шәһәре) – 1 нче урынны яулады.

«Дөнья сугышчылары» майл-арт бәйгесендә быел, нигездә, 3-6 яшь һәм 7-11 яшь төркемнәрендә актив катнаштылар. Нәкъ менә шул яшь төркемнәрендә җиңүчеләр билгеләнде. Түбән Кама, Алабуга һәм Чаллы шәһәрләреннән балаларга дипломнар тапшырылды. «Роботлар өчен косплей» бәйгесе нәтиҗәләре буенча бүләкләү бик кызыклы үтте. Берсеннән-берсе матур костюмнар күзләрне куандырды.

Шулай итеп, фантастика фестивале бик күңелле һәм шатлыклы рухта тәмамланды.