Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә – 40 ел (18+)
Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлегенә 40 ел тулу уңаеннан, шәһәребездә әдәбият көннәре үтте. 28 нче февраль көнне, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Әлмәт, Мөслим һәм Чаллы язучылары шәһәр Үзәк китапханәсендә кунакта булды.
Алар китапханәнең Әдәбият тарихы музее белән таныштылар. Биредә Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге тарихына багышланган бай күргәзмә дә оештырылган иде. Бәйрәм кысаларында шәһәребез мәктәпләрендә каләм ияләре белән очрашулар оештырылды. Әһәмиятле вакыйгага багышланган чара 14:00 сәгатьтә шәһәребезнең 41 нче мәктәбендә дәвам итте.