«Моңлы ягым – Татарстан» төбәк бәйгесе нәтиҗәләре (12+)
21 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә, Халыкара туган тел көненә багышланган «Мин – сөйләшәм!» әдәби-музыкаль кичә кысаларында, «Моңлы ягым – Татарстан» төбәк шигырь укучылар бәйгесенең II туры узды.
Бәйгедә катнашучылар шәһәребез язучылары һәм шагыйрьләре каршында чыгыш ясады. Жюри составында профессор, Татарстанның атказанган укытучысы Әнвәр Шәрипов; ТР Язучылар берлеге әгъзасы Рубис Зарипов һәм Зимфира Исламова; шагыйрә, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Вера Хәмидуллина; инновацион-методик бүлек мөдире Бәдретдинова Венера Әсрар кызы булды.
Бәйгедә финалга чыгучылар I-II-III дәрәҗә дипломнар, шулай ук аерым номинацияләрдә махсус җиңүче дипломнары белән бүләкләнде.
«Таң»/«Рассвет» иҗат берләшмәсе әгъзалары һәм «Ике яр» музыкаль төркеме үзләренең музыкаль номерлары белән чараны тагын да ямьләндерде. Кичәдә автор башкаруындагы шигырьләр һәм танылган татар җырларына иҗат ителгән каверлар яңгырады.
«МОҢЛЫ ЯГЫМ – ТАТАРСТАН» БӘЙГЕСЕ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ:
КАТНАШУЧЫНЫҢ ФАМИЛИЯСЕ, ИСЕМЕ |
УКУ ЙОРТЫ |
УРЫН |
Мөхәмәдиев Мөнир |
Яр Чаллы медицина көллияте |
1 НЧЕ УРЫН |
Костарева Мария |
36 нчы урта мәктәп |
1 НЧЕ УРЫН |
Фазылов Азамат |
Яр Чаллы медицина көллияте |
1 НЧЕ УРЫН |
Мясарова Камилә |
45 нче урта мәктәп |
2 НЧЕ УРЫН |
Шәйхиева Эльвина |
2 нче гимназия |
2 НЧЕ УРЫН |
Шәкүрова Ләйлә |
49 нчы мәктәп |
3 НЧЕ УРЫН |
КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ҮЗЕ ЯЗГАН ШИГЫРЬЛӘРЕ |
||
Кашапова Диләрә |
41 нче урта мәктәп |
1 НЧЕ УРЫН |
Закирова Әдилә |
41 нче урта мәктәп |
2 НЧЕ УРЫН |
Гатиятуллина Зилә |
41 нче урта мәктәп |
3 НЧЕ УРЫН |
НОМИНАЦИЯЛӘРДӘ МАХСУС ДИПЛОМНАР БЕЛӘН БҮЛӘКЛӘНҮЧЕЛӘР |
||
«Башкару осталыгы өчен» |
|
|
Әгъләмова Наилә |
39 нчы урта мәктәп |
|
Бәширова Зәлия |
Яр Чаллы медицина көллияте |
|
«Артистлык өчен» |
|
|
Столбова Карина |
45 нче урта мәктәп |
|
Гарявина Анастасия |
38 нче урта мәктәп |
|
«Аудитория белән иң яхшы контакт» өчен ” |
|
|
Газизуллина Азалия |
41 нче урта мәктәп |
|
«Җиңүгә ихтыяр көче өчен» |
|
|
Вәлиева Әлфинә |
Чаллы технология техникумы |
|
Ширманова Диләрә |
56 нчы мәктәп |
|
Краснова Ираида |
Чаллы технология техникумы |