Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханәләр «Китапны яратып бүләк ит – 2020» акциясендә катнашты (0+)

2020 елның 10 февраленнән 16 февраленә кадәр балаларны укуга җәлеп итү буенча «Китап укучы үстерәбез» мәдәният, сәнгать һәм мәгариф әһелләре ассоциациясе «Китапны яратып бүләк ит» дүртенче гомумроссия акциясе уздырды. Ул дөньяның күп кенә илләрендә 14 февраль көнне билгеләп үтелүче Халыкара китап бүләк итү көне уңаеннан оештырылган иде.

Бәйрәмнең төп идеясе – кешеләрне бер-берсенә яхшы китаплар бүләк итүгә илһамландыру һәм басма китаплар бүгенге көндә актуаль бүләк булып кала бирүен һәм үз кыйммәтен югалтамавын күрсәтү.

Чаллы шәһәре Үзәкләштерелгән китапханәләр системасыны китапханәләре «Китапны яратып бүләк ит» акциясеннән читтә калмады һәм актив катнашты.

Шәһәрнең Үзәк китапханәсендә бүләк итүчеләрдән китаплар җыю кампаниясе оештырылды. Анда иң актив катнашучылар «Китаплар йорты» ҖЧҖ, Татарстан Язучылар берлегенең Яр Чаллы филиалы булды.