Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Китапханәләр һәм социаль челтәрләр» Семинар-практикум (18+)

6 февраль көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә китапханәчеләр өчен методик көн үткәрелде. Аның кысаларында «Китапханәләр һәм социаль челтәрләр» дигән семинар-практикум узды.

Фикер алышу барышында социаль челтәрләрдә эшләгәндә еш очрый торган хаталар һәм төркемнәрне алып барганда кулланырга мөмкин булган уңышлы ысуллар дигән төп темалар күтәрелде.

Чарада социаль челтәрләрдә китапханәләр эшчәнлегенең максат һәм бурычлары, контент үзенчәлекләре каралды.  «ҮКС» МБУ китапханәләренең күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерү буенча эшен анализлауга, китап һәм китап укуны алга җибәрүдә «Вконтакте» челтәрен куллану мөмкинлекләрен барлауга аерым игътибар бирелде.

Шулай ук «Вконтакте» социаль челтәрендә иң яхшы китапханә төркеме» һөнәри бәйгесе нәтиҗәләренә анализ ясалды. Әлеге бәйгенең җиңүчеләре 13 нче һәм 14 нче санлы китапханәләр Вконтактеда төркем алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашты. Һәр чыгыш ясаучы үзенең һөнәри «ачышы», уңышлы идеяләре, креатив якын килүе турында сөйләде.