Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Китапханә укучыларын кикбоксинг белән шаккатырды... (12+)

24 октябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Сәламәтлек территориясе» фестивале «Сәламәт буласың килсә – китапханәгә кил!» шигаре астында узды. Китапханә үзенең укучыларын кикбоксинг, йога, биюләр, скандинавия йөреше һ.б.лар белән шаккатырды.

Фестиваль кунаклары шәһәребезнең медицина, психология һәм спорт өлкәләренә караган әйдәп баручы белгечләр белән таныша алды. Фестиваль кунакларының берсе, ТР атказанган табибы, балалар табибы, «Танар» гаилә хастаханәсе баш табиб урынбасары А.Н. Зотов уңышлы һәм сәламәт тормыш серләре белән уртаклашты.

Китап күргәзмәләре, Сәламәт яшәү рәвеше турындагы әдәбияттан ясалган инсталляция, мастер-класслар һәм тагын бик күп кызыклы чараларны күрергә мөмкин булды бу көнне фестиваль кунакларына.

Төрле яшьтәге укучыларның һәрберсе күңеленә хуш килгән мастер-классны таба алды. Халыкара класслы косметолог З.М.Гобәйдуллина яшьләрне бит һәм тән тиресен дөрес итеп тәрбияләргә өйрәтте. Актив тормыш рәвеше алып баручылар һәм спорт сөючеләр Татарстанның кикбоксинг буенча өч тапкыр чемпионы Д.С.Лаптев, йога-кундалини укытучысы Л.С.Сабирова һәм бию мәктәбе укытучысы А.А.Хәйруллина мәйданчыкларында булды. Өлкән буын кешеләре скандинавия йөреше буенча халыкара дәрәҗәдәге инструктор Г.А.Козырева мастер-классы белән кызыксынды. Психолог Р.М.Сөбханголова һәм психотехнолог А.С.Җәләлетдинов барлык кунакларга үзләренең яшерен мөмкинлекләрен һәм сәләтләрен ачыкларга ярдәм итте. Табышмаклар һәм башваткычлар яратучы укучыларыбыз исә «Шерлок» сериалы мотивлары буенча мавыктыргыч квестта сәламәтлек формуласын эзләде.