Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

«Китапханә – ачык дөнья» Ачык ишекләр көне (0+)

26 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә «Китапханә – ачык дөнья» дип исемләнгән ачык ишекләр көне узды.

Көн мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен театральләштерелгән экскурсия белән башланды, нәниләрне Шапокляк карчык каршы алды. Ул Үзәк китапханәнең барлыкка килү тарихы һәм китапханәнең әһәмияте турында сөйләде. Балалар китапны куллану, китапханәдә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре, шулай ук китап төзелеше, тышлыкларның төрләре, китап кыстыргычларының кирәклеге, «китапханәче» һөнәре һәм башкалар турында белде.

Тугызынчы сыйныф укучылары Виктор Астафьевның тууына 95 ел тулуга багышланган әдәби-иҗади уенда катнашты. Алар хикәянең эчтәлеге буенча сорауларга җавап эзләп, үз белемнәрен күрсәтте, төрле сүзлекләр белән эшләп, язучының тел үзенчәлекләрен ачыклады, авторның балачагы һәм китапханәбездә булган әсәрләре турында күп мәгълүматлар туплады. Шулай ук укучылар китапларга тышлыклар ясады, инде яратып өлгергән хикәяләренә реклама роликлары һәм аннотацияләр уйлап чыгарды. Боларның барысында да язучының иҗади мирасын чагылдыручы китап күргәзмәсе һәм Виктор Астафьев әсәрләренә видеокүзәтү, аннотацияләр ярдәм итте.

«Китап алсаң кулыңа, нур сибелер юлыңа» мәгълүмат сәгатендә мәктәп укучылары, китап сөючеләр, китапханә укучылары «китапханәче» һөнәре, китапханә күрсәтә торган хезмәтләр, яңа китаплар белән танышты, китапханә буенча экскурсия үтте.

Әдәбият тарихы музеенда Кама буе әдәбиятчылары берлеге делегациясе белән кызыклы очрашу узды. Нефтекамск шәһәреннән килгән туган якны өйрәнүче журналист Федор Дмитриевич Бреднев һәм аның хезмәттәше Михаил Ильич Ковин Кама буе әдәбиятчылары берлегенең төп эшчәнлеге һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр. Аларга җавап итеп шәһәребез исеменнән «Лебедь» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Ольга Кузьмичёва һәм «Золотые россыпи» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Равил Әхмәтҗанов үз теләкләрен җиткерде. Язучы Мансур Сафин кунакларга рәхмәт белдерде һәм киләчәктә хезмәттәшлек итүгә өметләнүе турында әйтте.

«Батырлык адресы, яз адресы: Яр Чаллы шәһәре!» исемле мәгълүмат көне студентларны «70 нче елларда автокала: совет театры легендалары гастрольләре» презентациясе белән таныштырды. Аның төп темасы – КАМАЗ төзелеше чорында шәһәрнең театраль һәм мәдәни тормышы, мәдәният, сәнгать һәм әдәбият әһелләре иҗаты. Чараның кунагы элекке комсомол эшчесе Л.М.Нигъмәтуллина чаллылыларның автор җырлары мэтры Владимир Высоцкий белән очрашуы турында кызыклы истәлекләре белән уртаклашты. Катнашучыларга «Туган-үскән шәһәрем, яраткан шәһәрем!» викторинасы, «Үзем төзегән шәһәрне бүләк итәм – яшәгез!» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм китапханә буенча экскурсия үткәрелде.

«Сәламәтлек» клубы әгъзалары табиб белән очрашты. Ул борынгы кытай һәм һинд табиблары өйрәтүләренә нигезләнгән дәвалау ысулы – Су Джок терапия белән таныштырды. Клубка йөрүчеләр, төрле авыруларны дәвалау өчен, табан һәм уч төбендәге билгеле бер нокталарга баскалау ысулларын бик зур кызыксыну белән өйрәнде.

6 августтан 25 сентябрьгә кадәр шәһәр Үзәк китапханәсендә Татар китап нәшриятының 100 еллыгына багышланган «Минем китапханәмдә Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы» акциясе узды. Бүген, ачык ишекләр көнендә акциядә катнашучыларның шәхси китапханәләреннән алып килгән китаплардан күргәзмә оештырылды, акциягә нәтиҗәләр чыгарылды һәм җиңүчеләр бүләкләнде. 70-80 нче елларда нәшер ителгән китап хуҗалары катнашучы сертификатына ия булды, ә 50-60 нчы елгы китаплар өчен истәлекле бүләкләр тапшырылды. Әлеге акциядә катнашучылар арасында Татар китап нәшриятының иң борынгы китабы булып Шота Руставелиның 1939 елда басылып чыккан «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» китабы танылды. Барлыгы 23 кеше катнашты һәм күргәзмәдә йөздән артык китап тәкъдим ителде.

Интеллектуаль өстәл уеннары белән кызыксынучылар өчен «Винил & настолки» game-party әзерләнде. Килүчеләр, совет заманы җырларыннан алып рок-хитларга кадәр таныш композицияләрне ишетеп, винил музыкасы атмосферасына чумды.