Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Рәхим Гайсинның «Чаллы дәфтәрләре» китабын тәкъдир итү (16+)

5 сентябрь көнне шәһәр Үзәк китапханәсендә шагыйрь, автор-башкаручы һәм Россия югары профессиональ белем бирүнең Мактаулы хезмәткәре Рәхим Гайсин белән очрашу узды. Әлеге чара Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрьнең тормышында булган әһәмиятле вакыйгаларга багышланды, шулай ук автор киң даирә укучыларга үзенең «Чаллы дәфтәрләре» дип аталган яңа китабын тәкъдим итте.

Әлеге басмада Р.Гайсинның Чаллы шәһәре белән бәйле эшчәнлеге кызыклы һәм тирән итеп чагылыш тапкан. Аның чәчмә һәм шигъри әсәрләрендә данлыклы автокаладагы дуслары һәм хезмәттәшләре белән күпьеллык мөнәсәбәтләре турында сүз бара.

Тәкъдир итү кичәсендә авторның каләмдәшләре Ә. Шәрипов, В. Гладков, Н. Алешков, М. Сафин, М. Гоголев, А. Василенко катнашты. Китабында төп урынны алып торучы язмалар нәкъ менә аларга багышланган.

Рәхим Гайсинның дуслар даирәсе әлеге танылган исемнәр белән генә чикләнми, чөнки ул күпкырлы иҗат кешесе.

Шагыйрьнең балачак, мәхәббәт, Ватан, студентлык еллары, университет турында сөйләүләре аның төрле елларда иҗат ителгән шигырь һәм җырлары белән үрелеп барды.