Центральная библиотека
  • Сайт: http://библиотека-челны.рф/
  • Телефон: (8552) 70-02-26
  • E-mail: library-cbs@mail.ru
  • Адрес: 423807 РТ, г.Набережные Челны, б-р Ямашева, 4/14А Проезд: трамваем до остановки «ДК "Энергетик"», автобусом до остановки «Гостиница Татарстан» или «Парк культуры»

Таҗи Гыйззәт чаткылары һаман яна

30 сентябрьдә Шәһәр үзәк китапханәсендә татар әдәбияты классигы Таҗи Гыйззәтнең 120 еллыгына багышланган “Таҗи Гыйззәт чаткылары һаман яна” исемле искә алу кичәсе узды. Чараны Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге оештырды.

Кичәдә тамашачылар язучының тормышы һәм иҗаты белән таныша алды. Сәхнәдә драматургның “Мактаулы заман” әсәреннән өзек күрсәтелде. Шулай ук, шәһәребезнең җырчылары Т.Гыйззәт сүзләренә язылган җырлар башкарды.

Чара барышында театр белгече Г.Мөхәммәтҗанова Т.Гыйззәтнең татар сәнгатендәге роле турында сөйләде. Биредә төрле уку йортларында белем алучы яшьләр һәм киң катлам китап укучылар катнашты.